Поиск по сайту

Статистика

Просмотры материалов : 5813273
Конспект урока по ФГОСС по предмету «Родная (татарская) литература» “Болгар чоры:тарихы һәм мәдәнияты.” Материал для учителей 10 класса (тат.гр.)
Содержание - Внеклассные мероприятия, классные часы
28.08.2020 11:44

Яруллина Гульшат Минасхатовна, учитель МБОУ «Аксубаевская СОШ №2» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан. 
Конспект урока предназначен для учителей родного языка и литературы 10 класса. Рассчитан на учеников 10 класса. Конспект урока составлен по ФГОСС.

 


 

Конспект урока по ФГОСС по предмету «Родная (татарская) литература»

Материал для учителей 10 класса (тат.гр.)

 

Тема: Болгар чоры:тарихы һәм мәдәнияты.

Дәрес тибы: яңа белем бирү

Дәреснең максаты:

1. Өйрәтү максаты: әдәбият теориясе буенча белемнәрне актуальләштерү; укучыларны Болгар иленең барлыкка килү тарихы, мәдәнияте, тарихи һәйкәләре белән таныштыру

2. Белем үстерү максаты: укучыларны үз фикерләрен дөрес, эзлекле әйтә белергә өйрәтү; әсәрдән иң мөһим фикерне аерып алу күнекмәләрен үстерү.

3. Тәрбияви: укучыларда әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү. күпне күргәнхалкыбыз тарихына, туган туфрагыбызга, изге җиребезгә хөрмәт

хисләре уяту.

 

Җиһазлау: компьютер, мультимедиа, СD диск “Татарлар”, В.Агапов җырлары, укучылар тарафыннан әзерләнгән юл күрсәткеч, презентацион программа, китаплар күргәзмәсе. http://www.kcn.ru/tat_ru/history/h_bulg.ru.html, http://ru.wikipedia.org/, http://bulgar-portal.ru/

 

Эш формалары: индивидуаль, парларда, төркемнәрдә эш.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Предмет: яңа материалның эчтәлеген үзләштерү, анализлый белү.

Танып белү: үз фикереңне дәлилләп анализлый белү;  белем һәм күнекмәләрне дөрес итеп файдалана белү.

Предметара: тарих,география фәне белән тыгыз бәйләнеш.

Регулятив: бер-береңнең һәм үзеңнең дә эшләрен тикшерү, бәяләү; дәреснең максатына туры китереп биремнәрне үтәү.

Коммуникатив: группаларда эшләгәндә, бер-береңә комачауламый, иптәшең белән килешә, тыңлый, нәтиҗә чыгара һәм аңлатып бирә белү.

Шәхси:  ярдәмчел, намуслы булу кебек сыйфатларны тәрбияләү.

 

Укыту принциплары:

1.Дидактик принциплар:

А) фәннилек;

Б) системалылык,эзлеклелек;

В) дәвамчылык;

Г) күрсәтмәлелек.

Укыту ысуллары:

1Репродуктив ысул:

А)күрсәтмәле аңлату;

Б)хәбәр итү төсендә аңлату;

В) тест өстендә эшләү.

Укыту алымнары: Аңлату, дәреслек белән эшләү, сүзлек өстендә эшләү, тест

чишү, презентация күрсәтү.

 

Дәрес барышы.

I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру

Укытучы.Исәнмесез, кадерле укучылар!

Укучылар. Исәнмесез.

Укытучы. Кәефләрегез ничек?

Укучылар. Рәхмәт, яхшы.

Укытучы. Әдәбият дәресен башлыйбыз.

II Актуальләштерү.(Алдагы дәрестә үтелгән материал буенча сорау-җавап,өй эшен тикшерү.һб)

III Яңа материалны аңлату.

 

Укытучы: Укучылар, мин сезгә бер шигырь укып китәм.ә сез тыңлагыз һәм миңа әйтегез, бүген без дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

                         Әй, Болгарым! Синең уйларыңны

                        Мин аңламый кемнәр аңласын!

                       Берәү киткән синнән, берәү килгән,

                         Алып килгән үзенең алласын.

                       Мин ишетәм монда кайгы-сагыш,

                         Моң-зар аша килгән аһәңне.

                         Хәрабәләр генә калса-калган,

                         Тик онытма, Болгар, бәһаңне.

 

Халкыбыз күңелендә мәңгегә уелып калган тормышыбызның гаҗәп бай чоры – Болгар чоры бар. Бүгенге дәрестә борынгы бабаларыбызның үткәненә кайтырбыз, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгының тарихи һәйкәлләре белән танышырбыз. Болгар - безнең бабаларыбызның туган җире, шушы туган җир, туган телебез һәм динебезне саклап калу безнең изге бурыч.

Шушы җирдә тибә безнең йөрәк,

Заман мәшәкәте иңсә дә.

Болгар җире – милләтемнең изге бишеге.

Бөек Болгар – Иделемнең газиз күз карасы. (3 слайд)

Сыйныфтагы татар төркемнәрендә укучы балаларга төркемнәргә бүлеп төрле эшләр бирелгән иде. I төркем – тарихчылар, II төркем – сәяхәтчеләр, III төркем- хәбәрчеләр. Бүген алар сезне үзләренең эш нәтиҗәләре белән таныштырыр.

“Фәридә –Алсу” дуэты башкаруында “Биләр-Болгар таҗы” җырын тыңлау

Укытучы: Сүз тарихчылар төркеменә бирелә. Алар Болгар иленең үткәне буенча әзерләгән материаллары белән таныштырырлар.

Бабаларыбызны онытмыйк,

Динебезне торгызыйк,

Тарихны без өйрәник,

Дуслашып, бердәм булыйк,

Болгарны зиярат кылыйк.

 

1 укучы: Болгар дәүләтенең барлыкка килүе.

9 нчы гасырда болгар кабиләләрендә ыруглык җәмгыятенә хас күмәк эшләү, күмәк яшәү мөнәсәбәтләре таркала башлый. Ярым күчмә тормыш белән яшәгән болгар кабиләләре ныклы утрак тормышка күчә баралар. Беренче авыллар, шәһәрләр барлыкка килә. Игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелек үсә. Шулар нәтиҗәсендә барлыкка килгән байлык аерым кабилә башлыклары кулында туплана башлый. Ка­биләләр юлбашчылык итү өчен көрәшәләр. Дошман килгәндә генә берләшәләр. Кавказ якларында, Кара диңгез буйларында Бөек Болгар дәүләте һәм зур-зур шәһәрләр төзү тәҗрибәсенә ия булган болгар кабиләләре арада көчлерәк булып чыга. Алар тирәсенә башка кабиләләр дә туплана, аларга буйсына. Ханны, патшаны да болгар кабиләләре куя. Шулай итеп, 9 нчы гасырның икенче яртысында Идел буенда беренче бабаларыбыз — болгарлар дәүләте барлыкка килә. Алар үзләре бу дәүләтне яратып Болгар иле, Болгар йорты яки тагын да кыскарак итеп Болгар дип кенә йөрткәннәр. «Болгар» сүзе илне дә, анда яшәгән халыкны да, илнең   башкаласын   да   аңлаткан.

 

2 укучы: Болгар иленең хуҗалыгы һәм һөнәрчелеге.

Болгар дәүләте зур, байлыгы күп, кереме мул булган. Болгарлар җир эшкәртүгә, иген игүгә һәвәс халык булган: тары, бодай, ясмык, арпа үстергән. Терлек асрауга шактый әһәмият бирәләр, кыргый җәнлекләр дә аулыйлар, һөнәрчелек зур үсешкә ирешкән: ювелир сәнгате, архитектура, бигрәк тә таш һәм кирпеч йорт-сарайлар төзү, керамика эшләү нык алга китә. Европада беренче булып чуен кою үзләштерелә, таш чокып язу, нәкыш ую киң колач җәя. Акча сугу эше яңарып, үсеп китә, балчыктан савыт-саба ясау, күн иләү, чуен кою. Болгар күненең даны еракларга таралган. Урта Азия халыклары яхшы күнне Болгар күне, Болгари дип йөрткәннәр. Алардан тегелгән югары сыйфатлы итек-читекләрне фәкать Болгар дәүләтеннән генә сатып алырга мөмкин бул­ган. Болгарда эшләнгән эйберләр күп күләмдә чит илләргә дә чыгарыла. Болгар шәһәре халыкара сәүдә үзәгенә әверелә.

 

3 укучы: Биләр – олуг шәһәр.

Болгар —9 нчы-10 нчы гасыр чикләрендә барлыкка килгән борынгы шәһәр. Монгол яуларына кадәр үк ул Болгар илендә генә түгел, бөтен Көнчыгыш Европада эре сәүдә үзәге буларак таныла. Шул вакытлардагы дәүләтнең башкаласы Болгардан (Биләрдән) аермалы бу­ларак, аны Тышкы Болгар дип йөрткәннәр булса кирәк. Гарәп сәяхәтчеләре аның турында, Тыш­кы Болгар кечкенә шәһәр һәм бары тик сәүдә үзәге буларак кына данлыклы, дип язганнар.

Монгол яуларыннан соң, Кече Чирмешән буендагы башкала Болгар-Биләр җимертелгәч, болгарларның яңа башкаласы элеккеге Тышкы Болгарга күчә. Тиздән ул Олуг Болгар дигән исем ала.

Шәһәрнең чын мәгънәсендә гөрләп чәчәк ату чоры 14 нче гасырга туры килә. Монголларга кадәрге чорда ул, шәһәр яны бистәләрен дә кертеп, 35—40 гектар мәйдан­ны биләп торган. 14 нче гасыр башында исә Болгарның көчле ныгытмалар белән уратып алган май­даны инде 380 гектарга җиткән.

 

4 укучы: Болгар илендә ислам дине.

Болгар иленең рәсми рәвештә ис­лам динен кабул итүе зур бер тарихи баскыч була. Ул болгар кабиләләренең берләшеп бер халык булып оешуына ярдәм итә. Алмыш патша үзен алланың җирдәге илчесе дип белдерә. Үзенә буйсынмаган кабиләләргә: «Алла гыйззе вәҗәл мина ислам динен һәм мөселманнар дәүләтен бүләк итте, мин, аның колы, карышканга кылыч белән барырмын»,— дип яный.

Ислам дине Болгар иленең дәүләт булып ныгуында да сәүдә, һөнәрчелек үсешендә дә әһәмиятле роль уйный. Болгар иле ул чорда дөньяда иң алга киткән ислам илләре белән тыгыз бәйләнешләр урнаштыра. Бу илләрдәге мәдәни, фәнни казанышларның да Болгар дәүләтенә үтеп керүенә җирлек була.

 

“Болгар иле” җыры (Виталий Агапов сүзләре һәм музыкасы) тыңланыла.

 

Укытучы: II төркем укучылары безне Болгар дәүләт тарихи архитектура музей-тыюлыгына сәяхәткә чакыра. Борынгы тарихыбыз белән очрашу һәр кешегә кызыклы, шуңа күрә Болгар шәһәре һәм аның тарихи һәйкәлләре белән танышу һәркем өчен кызыклы булыр, дип уйлыйбыз. Сүз сезгә – сәяхәтчеләр.

1 нче укучы: Болгар дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгы 1969 елда оешкан. 1989 елда изге Болгар истәлекләрен тергезү, төзекләндерү һәм аларны халыкларга күрсәтү өчен “Болгар” фонды булдырылган. Тыюлык 500 гектар мәйданны били. Фондларында 100 меңгә якын экспонат саклана. Идел төбен 6 чакрым озынлыкта тирәнәйтеп, Болгарга теплоходлар керерлек итеп, шәһәрчек янында җыйнак кына пристань ачылган. Иске Болгарга күтәрелү өчен матур баскычлар салынган. Болгар бабаларыбызның Ислам динен кабул итү көнен искә алу йөзеннән 1989 елдан, ягъни 1100 ел тулу көненнән башлап ел саен дистә меңләгән кеше бирегә хаҗ кыла. Быелгы Болгар җыенында исә 35 мең кеше катнашкан. 

2 нче укучы: Болгар җиренә аяк баскач та иң элек безнең алдыбызда Җәмигъ мәчетенең мәһабәт күренеше ачыла. Ул 1236 елдан соң төзелә башлый һәм гасыр ахырында салынып бетә. Ул башта буе 34, иңе 32 метрлы дүртпочмаклы таш бина рәвешендә булган. Аңа XIV гасыр башында зур реконструкция үткәрелә. Мәчетнең һәр почмагын өстәмә рәвештә дүрт хәрби манара белән ныгытканнар. Мәчетнең төп ишеге, тәрәзә һәм ишек уемнары геометрик һәм үсемлек дөньясыннан төрле элементлар алып эшләнгән рәсемнәр белән бизәлгән.

3 нче укучы: Көнчыгыш төрбә үлчәме һәм төзелеше буенча Урта Азия корылмаларына тартым, ә инде төзү ысулы һәм детальләренең рәвеше ягыннан Кавказ арты белән Кырым төрбәләрен хәтерләтә. Бу төрбәнең кем хөрмәтенә куелганлыгы мәгълүм түгел. Шулай да анда үткәрелгән казу вакытында Бурнаш бәкнең 1291 елда вафат булган кызы Сабар-әлтинең гаять матур язулы 3 метр озынлыгындагы кабер ташының табылуы, бәлкем, гүр иясе ул булгандыр дигән фикергә этәрә.

4 нче укучы: Төньяк төрбә Хан мөчетенең төньяк тарафында XIV гасырның 30 нчы елларында салынган. Төзелеше буенча ул Көнчыгыш төрбәгә охшаган, ләкин бераз зуррак һәм күркәмрәк. Аның нигезе дүрткел рәвешендә булып, диварлары сигез кырлы итеп эшләнгән. Хәзерге вакытта аның эчендә Болгар кабер ташларын бергә туплап күргәзмә оештырылган.

5 нче укучы: Успения чиркәве 1732-34 нче елларда Болгар хәрабәләре өстендә төзелә. Анда урыс монастыре эшләгән. Биредә Болгар шәһәрен күп еллар буе казу вакытында табылган истәлек-әйберләрдән археология музее оештырылган. Алар шәһәрнең биш йөз еллык тарихы турында тулы мәгълумат бирә. Успения чиркәвендә металлургия, сөяк, агач, чүлмәкчелек, күн эшкәртү, ювелир сәнгате, төзелеш һәм таш кисү, пыяла эшләү һөнәрләре күрсәтелгән.

1 нче укучы: Хан мунчасы урынында XIX гасырда известь калдыкларыннан һәм таштан бер калкулык кына торган. Йөз елдан соң башланган казу эшләре вакытында археологлар таш бина нигезенә тап булалар. Үлчәме буенча мунча бик зур. Хәзергесе көндә аның бары нигезе генә сакланып калган.

2 нче укучы: Кече манара – Болгарның иң яхшы сакланган архитектура һәйкәле. тышкы яктан караганда ул нәкъ шәһәр мәкрәзендәге Хан мәчете манарасын хәтерләтә. Ул 14 гасырда төзелгән. Манараның биеклеге 21 метр чамасы, 48 басмалы әйләнгеч таш баскыч өскә алып менә. Баскычны яктырту өчен стеналарда кечкенә генә тәрәзәләр куелган. Манара тыштан “үреп” ясалган нәфис бизәкләр белән нәкышләнгән.

3 нче укучы: Ак пулат бүгенге көнгә кадәр сакланып калмаган, ул XIX йөзнең 60 нчы елларында җимерелгән. Бу кайчандыр, төзек вакытында кешеләрне сокландырып торган мунча. Аның үзәк өлеше 6 метр чамасы биеклектә булып, гөмбәз түбә белән капланган. Почмаклардагы янкормаларда биеклеге 4 метрга җитә торган аерым бүлмәләр урнашкан. Бер бүлмәдә зур гына мич һәм кайнар су өчен казаннар урнаштырылган. Аннан юыну залына идән асты каналлары буйлап җылы һава, ә керамик торбалар буйлап су килгән. Юыну залына киенү-чишенү һәм ял итү өчен махсус бүлмәләр тоташкан. Болгар мунчаларын юыну өчен түгел, үзенә бер төрле җыелу, ял итү урыны итеп тә файдаланганнар. Залдагы сулы бассейн, фонтан тирәсендә утырып күңел ачканнар, төрле әңгәмәләр корып кич утырганнар.

4 нче укучы: Кара пулат –Болгардагы 14 гасыр урталарында төзелгән биналарның иң хикмәтлеседер, мөгаен. Ул хәзер дә яхшы гына сакланган. Дүрт катлы бу таш корылманың түбәсе гөмбәз рәвешендә эшләнгән. Аскы катның күп өлеше инде җиргә сеңгән. Аның як-ягында кечкенә генә бүлмәләр булган. Икенче катның дүрт ягында да икешәр, ә көньяк стенасында өстәмә тәрәзәләр уелган. Өченче катта һәм сигез почмаклы итеп җиткерелгән дүртенче катның һәр ягында берәр тәрәзәсе бар.

Риваятьләрдә, Кара пулат болгар ханының хөкем итү урыны булган, диелә. Хөкемне хан үзе һәм абруйлы аксакаллардан сайлап куелган өч казый чыгарган. Хөкем вакытында алар икенче катның гөмбәзле залына аерым ишекләрдән кергәннәр. Беренче катның тәбәнәк бүлмәләрендә хөкем ителгән кешеләрне ябып тотканнар.

Кара пулат исеме тагы бер риваять белән бәйле. Аксак Тимер шәһре Болгарны алгач, Болгар ханы Габдулла үзенең гаиләсе белән хөкем сараена кереп бикләнә. Аксак Тимер әмере буенча сарайны бүрәнәләр белән өеп, ут төртәләр. Зур янгында хан гаиләсе һәлак була, тик аның кызы гына могҗиза белән исән кала. Янгын сүнгәч, ак киемгә төренеп хөкем сараеның гөмбәзендә утырып торганын күрәләр. Аксак Тимер хан кызына үзенең хатыны булырга тәкъдим ясый, әмма кыз бу тәкъдимне кире кага. Ярсыган Җиһангир кызның кулга алынган ике абыйсын алып килергә куша. Абыйларының җәзага дучар ителәчәген белгән кыз бер шарт белән Аксак Тимергә кияүгә чыгарга ризалык бирә. Ул абыйларына ике яхшы аргамак биреп җибәрүләрен таләп итә. Абыйлары күздән югалгач, хан кызы, хөкем сараеның гөмбәзеннән аска ташланып һәлак була.

5 нче укучы: Рабига күле турында мондый риваять бар. Болгар ханының Рабига исемле кызы булган. Аның бөтен тормышы хан сараенда узган. Рабиганың дус кызлары һәр кич урманда җыелышып әйлән-бәйлән уйный торган булганнар, ә соңыннан аккошларга әверелеп очып йөргәннәр. Көннәрдән беркөнне хан кызы да ахирәтләре белән урманга чыгып киткән. Бу кичне болгар ханы да ауга чыга һәм урман буенда аккошларны күрә. Ханның җәясеннән ук атылуы белән аккош сурәтендә кызлар очып китәләр. Тик берсе, ук тигәне генә күккә күтәрелә алмый. Якыннан килеп караса, хан үзенең газиз кызын күрә. Кайгыдан ул төне буена елап чыга. Соңыннан бу урында кызлар күз яше кебек чиста һәм ата кешенең кайгысы кебек тирән күл барлыкка килә.

1 нче укучы: Без үзебезнең эзләнүләр нигезендә менә шундый юл күрсәткеч ясадык. Болгар дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгына рәхим итегез. (юл күрсәткеч белән таныштыра)

Укытучы: Рәхмәт, сәяхәтчеләр, шундый зур эш башкаргансыз икән.

Укытучы: Менә безнең сәяхәтебез ахырына да якынлашты. Әлегә риваятьләргә төренгән борынгы шәһәр, аның архитектура һәйкәлләре, гүзәл табигате белән саубуллашабыз. Барыгызга да зур рәхмәт. (35 слайд)

       Дошманнар теш кайрады аңа, ләкин,

       Бездә көчле корыч куллар бар.

       Болгар исән һәрбер татар йөрәгендә?

       Мәңгелек һәм япь-яшь Болгар бар.

IVФизкультминут(Ял итү) “Хыял” камера хоры, халыкара конкурслар лауреаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Җаббарова башкаруында “Шәһре Биләр” җырын тыңлау.

V. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану.

Максат:яңа белемнәрне дәреслек һәм өстәмә әдәбият кулланып камилләштерү; өстәмә әдәбият белән эшли белү; укучыларның хисси һәм эстетик тәҗрибәләрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру.

- Сүзлек эше.

- Болгар чоры турында презентация карау.

- Сорауларга җаваплар бирү:

- Болгар дәүләтен мәдәни үсешкә китергән сәбәпләр нинди?

- Болгар чоры тормышы турында язылган нинди әсәрләрне беләсез?

- Болгар чоры мәдәни үсеше безнең чор мәдәни үсешенә нинди йогынты

ясаган?һ.б.

 

V. Йомгаклау

Нәрсә аңлаганлыкларын ачыклау.-тест эшлә:

1нче вариант

 

1.Дөрес җавапны билгелә.

Идел Болгар дәүләте барлыкка килгән.

А. X гасырда

Б. XIII гасырда

В. IX гасыр ахыры - X гасыр башы

2Артыгын билгелә.

Казан ханлыгы ханнары:

А. Сафагәрәй

Б. Туктамыш

В. Мәхмүд

Г. Җангали

3.Тәңгәлләштерегез.

1) Казан ханлыгы төзелгән

2) Идел Болгар Дәүләте барлыкка килгән

3) Болгарда Исламны рәсми рәвештә кабул итү

4) Монголларның Русьне яулап алуы

 

А. 1237

Б. 922

В. 1445

Г. IX гасыр ахыры - X гасыр башы

Д. X гасыр башы

4. Дәвам итегез.

 

1. Бүләр

2. Кашан

 

5.Тулы җавап бирегез.

Алтын Урда дәүләте турында нәрсә беләсез?

 

2нче вариант

1.Дөрес җавапны билгелә.

 

Казан ханлыгын төзегән хан

А. Бату хан

Б. Алмыш хан

В. Олуг Мөхәммәт хан

2.Артыгын билгелә.

Алтын Урда ханнары

А. Бату хан

Б. Үзбәк хан

В. Шаһгали хан

Г. Олуг Мөхәммәт хан

3. Тәңгәлләштерегез.

1)   Болгарда Исламны рәсми рәвештә кабул итү

2)   Монголларның Идел Болгарын басып алуы

3) Русларның Казанны алуы

4) Алтын Урданың таркала башлавы

А. 1420-1480

Б. 1236

В. 1551

Г. 922

Д. 1552

 

4.Дәвам итегез.

А. Сарай Бату

В. Гөлстан

В.

Г.

5. Тулы җавап бирегез.

Идел Болгар дәүләте турында нәрсә беләсез?

VI.Нәтиҗә.Рефлексия(ҮЗБӘЯ)

Уку эшчәнлегенә нәтиҗә:

Максат: дәрестәге эшчәнлекнеанализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккәперспектива билгеләү;үз фикереңне дәлилләү, дәрестәалган белемнәрнеңәһәмиятен аңлау,аларны киләчәктә куллана белү

(Укытучы тараткан кәгазь битләренә әлеге дәрес турында фикерләр языла:)

Мин бүген дәрестә.... өйрәндем.

Кызыклы булды:...

Мин ... аңладым.

Мине .... гаҗәпләндерде.

Мин .... телим.

-Димәк ,без бүген дәрестә нинди яңалыклар белдек?Дәрестә нинди эшләр башкардык? Нәрсә аңладыгыз? Нәрсәләр

аңлашылмады?

- Укучылар, Болгар чоры:тарихы һәм мәдәнияте турында нәрсәләр белдегез?һб

 

VII. Билгеләр кую

 

VIII. Өй эше бирү:

Максат: өй эшен хәбәритү, аны башкару ысулын аңлату. Өй эше 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

1нче дәрәҗә (мәҗбүри): дәреслектә бирелгән сорауларга телдән җаваплар әзерләргә;

2нче дәрәҗә (ярым иҗади):Изге Болгар чоры

турында язылган шигырьләр тупларга;

3 нче дәрәҗә (иҗади): “Биләр – олуг шәһәр.”-дигән темага хикәя язарга.