Поиск по сайту

Статистика

Просмотры материалов : 7420384
Рабочая программа внеурочной деятельности духовно-нравственной направленности «Край родимый Аксубай» для 5-6 классов
Содержание - Русский язык и литература
04.10.2021 11:50

Давлетшина Лейсан Амирзяновна, учитель (родного) татарского языка и литературы МБОУ «Аксубаевская СОШ№3» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан. 
Рабочая программа внеурочной деятельности духовно-нравственной направленности «Край родимый Аксубай» для 5-6 классов.


Рабочая программа внеурочной деятельности духовно-нравственной направленности

«Край родимый Аксубай» для 5-6 классов

 

Аңлатма язуы.

Тәкъдим ителә торган программа үзенең актуальлеге, тормышчанлыгы белән аерылып тора. Ул туган як турында белемнәрне арттыру, эзләнүчәнлекне, интеллектлылыкны үстерү, иҗади сәләтне ачуны да үз эченә алган. Укучыларга бу дәресләрдә матурлыкны күрүгә, туган җиребезне яратуга, табигатьне саклауга, фольклорны өйрәнүгә зур урын бирелә. Шушы нигездә дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларга тарихның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында башлангыч мәгълүмат бирү, укучыларда әти - әниләренә, үзләренә, иптәшләренә, игътибар, аңлы караш һәм укуга һәвәслек тәрбияләү бурычы куела. Шушы бурычларны уңышлы хәл итү өчен мәктәбебездә «Туган ягым Аксубаем» дигән программа кабул ителде. Укучылар районыбызның табигатен, географиясен, тарихын өйрәнү нигезендә туган як турында системалы белем һәм күнекмәләр ала, тирә-ягын яшелләндерүдә катнаша.

Дәресләрдә шулай ук өлешчә эзләнү методлары да урын ала. Моның өчен укучылар газета, журнал, телевидение тапшыруларыннан алынган мәгълүматларны киң куллана. Үзләре фотокүргәзмәләр өчен материаллар әзерли. Бу эш нигезендә укучыларда төрле чыганаклар белән эшләү күнекмәләре барлыкка килә, алар анализларга, нәтиҗәләр ясарга өйрәнә. 


Программаның максаты.

I.Белем бирү:

1. Туган якны өйрәнү:аның социаль, мәдәни, табигый тирәлеге.

2. Балаларны күзәтергә, эзләнергә, фикерләргә, шул фикерне ачык итеп әйтә белергә,      

проект эшендә куллана белергә өйрәтү

3. Китап өстендә эшләргә өйрәтү. Танып – белү, образлы һәм логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләмнәрен баету.


II.Үстерелешле:

1.Укучыларда туган якны өйрәнүгә актив танып-белү кызыксынучанлыгын үстерү.

2.Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, балаларның мөстәкыйльлеген үстерү.

3.Балаларның иҗади активлыгын, кызыксынучанлыгын, иҗади сәләтен күрү, ачу, аларны үстерү юлларын табу.

4.Предметара бәйләнешләр булдырып, фикерләү сәләтләрен үстерү, алынган белем – мәгълүматларны камилләштерү, киңәйтү, бер системага салу.

5. Өйрәнелә торган материалны анализлау, тарихи момент һәм фактларны аңлата һәм исбатлый белү. Акыл эшчәнлеген үстерү.

III.Тәрбияви:

1. Туган илгә,туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

2. Хезмәт сөючәнлек тәрбияләү, җиргә, хезмәт кешесенә мәхәббәт тәрбияләү.

3. Эстетик тәрбия бирү. Сөйләм культурасына, үз – үзенә таләпчәнлек, намуслылык, ныклы һәм тәвәккәл холык, зәвыклы балалар тәрбияләү.


Эшчәнлекнең форма һәм методлары:

  • укучылар белән әңгәмәләр
  • экскурсияләр
  • викториналар, конкурс, төрле ярышлар
  • рольле, хәрәкәтле , халкыбызның җырлы – биюле уеннар
  • сәхнәләштерелгән әкиятләр
  • китап укучылар конференциясе
  • бәйрәмнәр
  • өлкән буын кешеләре белән очрашулар
  • иҗади биремнәр үтәү: альбомга материаллар туплау, фотоальбом, реферат, сочинение, рәсем, төрле темаларга зур булмаган телдән журнал әзерләү, газета чыгару
  • махсус әдәбият өйрәнү, музей материаллары белән танышу, җирле газета материаллары белән танышу
  • эзләнү-тикшеренү эшен оештыру (материал җыю)

 

Укучы үзләштерергә тиеш:

-          үзенең шәҗәрәсен, әти-әнисенең һөнәрен;

-            үз авылыңның, үз туган ягыңның тарихын (өлешчә)

-          үз авылыңның, үз туган ягыңның үзенчәлекле урыннары турында белергә;

Укучы эшли белергә тиеш:

-          авыл, туган якның истәлекле урыннарын белергә;

-          табигатьне саклауда актив булырга;

Эшчәнлекнең нәтиҗәсе:

  • Укучыларны дәрестән тыш эшчәнлеккә тартып, аларның активлыгын үстерү
  • Мәктәп, район, республика, Россия күләмендә оештырыла торган интелектуаль уен, конкурсларда актив катнашу
  • Балалар арасындагы дуслык, бердәмлек, коллективта үз – үзеңне тотуның югары мөмкинлекләре

Үткәрү урыны

  • мәктәп
  • район урамы, парк, чишмә
  • музей

Программа 5-6 нчы сыйныф укучылары өчен елга 34 сәгать исәбеннән тәкъдим ителә. Үткәрү вакыты – атнага 1 сәгать.

Программаның эчтәлеге

 

Тема

1

Мин һәм минем гаиләм

2

Туган җир, туган районым

3

Туган якның мәдәнияте

Мин һәм минем гаиләм. Гаилә тарихын өйрәнү. Нәсел шәҗәрәләренең ерак тарихыбызны өйрәнү өчен мөһим чыганак булуы. Шәҗәрә төзү үрнәкләре. Нәселнең шәҗәрәсен төзү. Гаиләдә электән сакланган хатларны туплау, хатлардагы мәгълүматларны файдалану. Нәселнең шөгыльләрен, һөнәрләрен өйрәнү.Укымышлы һәм озын гомерле кешеләре турында мәгълүмат җыю. Гаилә традицияләре һәм аларны саклау.

Туган җир, туган районым. Районга нигез салыну. Исеме, риваятьләре, мәйданы, географик урыны, халкы, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән танышу. Истәлекле урыннарга сәяхәт. Чишмәләр, су буйларын күзәтү. Географик атамалар. Безнең тирәдәге инешләр. Районыбызның истәлекле урыннарына сәяхәт. Туганяк музеена экскурсия. Мәктәп тарихы.


Тематик планлаштыру

 

№ п/п

Бүлек исеме

Тема

Сәгать

саны

Эшчәнлек төре

 
 

1

Мин һәм минем гаиләм

"Туган ил", "Ватан” төшенчәләре. Татарстан гимнын өйрәнү.

1

Танып-белү әңгәмәсе

 

2

 

Гаиләм составы.Бабайлар һәм әбиләр. Бабай һәм әбиләрнең фамилиясе. Өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү.

1

Танып-белү әңгәмәсе. Уеннар.

 

3

Туган җир, туган авылым

Минем район. Минем адрес. Эзләнү-тикшеренү эше “Район тарихы”. Кереш

1

Танып-белү әңгәмәсе.

 

4

 

Безнең күршеләр кем? Аксубай-район үзәге. Районымның килеп чыгышы

1

Туган як музеенда үткәрү

 

5

 

Безнең якның табигате. Иҗади эш

1

Паркта

 

 

6

 

Туган як елгалары. Елгаларны саклау.

1

Конкурслар.

 

7

 

Челтер – челтер чишмәләре. Телдән журнал

1

Әңгәмә, уеннар.

 

8

 

Туган ягым сулыклары: инеш, чишмә, күл, буа. Аларны саклау.

1

Чишмәгә бару

 

9

 

Туган ягым урманнары. Телдән журнал.

 

Сорауларга җавап.

 

10

 

Туган як музеена экскурсия

1

Музейга экскурсия

 

11

 

Конкурс «Туган ягыңны беләсеңме?”

 

Сорауларга җавап. Уеннар.

 

12

Туган якның мәдәнияте.

Туган ягымның язучылары, шагыйрьләре, журналистлары

1

Әңгәмә. Портретлар белән эш.

 

13

 

Туган ягымның артистлары, җырчылары

1

Әңгәмә.

 

14

 

Туган ягымның артистлары, җырчылары. (спектакль, концерт өзекләрен карау

1

Актлар залында карау

 

15

 

Туган ягымның язучылары, шагыйрьләре, журналистлары белән очрашу (Х.Вәлиәхмәтов, Н.Гыйматдинова, Р.Туфитуллова, И.Зәйниев, Р.Низамова)

1

Актлар залында очрашу

 

16

 

Х.Туфан музеена сәяхәт

1

Музейга сәяхәт

 

17

 

Иҗади биремнәр үтәү. Кроссворд төзү

1

Уеннар, конкурслар

 

18

 

Н.Думави музеена бару (Яңа Дума авылы)

1

Музейга сәяхәт

 

19

 

“Әкият” курчак театрына сәяхәт

1

“Әкият” курчак театрына сәяхәт

 

20

 

Брейн-ринг

1

Уеннар.

Сәхнәләштерү. Төркемнәрдә эш.

 

21

 

“Алар даны мәңгелек!”Батырлык юлы кайдан башлана?

1

Танып-белү әңгәмәсе.

Мәктәп музеенда булу.

 

22

 

“Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый” Телдән журнал

 

Танып-белү әңгәмәсе. Мәктәп

музеенда булу.

 

23

 

Татар халкының милли бәйрәмнәре.

1

Танып-белү әңгәмәсе. Уеннар.

 

24

 

Татар халкының милли бәйрәмнәре. Хәрәкәтле уеннар.

1

Танып-белү әңгәмәсе. Уеннар

 

25

 

Татар халкының милли бәйрәмнәре, йолалары

1

Бәйрәм оештыру.

 

26

 

Татар халкының күңел бизәкләре

1

Әңгәмә. Төркемнәрдә эшләү.

 

27

 

Район мәдәният йортына экскурсия

1

Танып-белү әңгәмәсе

 

28

 

Татар әкиятләре, хикәяләре

1

Мультфильмнар карау

 

29

 

“ Болын патшасы” хикәясен сәхнәләштерү (әзерлек)

1

Декорацияләр әзерләү

 

30

 

“ Болын патшасы” хикәясен сәхнәләштерү (кабатлау)

1

Сәхнәләштерү

 

31

 

“ Болын патшасы” хикәясен сәхнәләштерү (кабатлау)

1

Сәхнәләштерү

 

32

 

“ Болын патшасы” хикәясен   сәхнәләштерү

1

“Салават күпере” балалар бакчасына барып күрсәтү

 

33

 

КВН

1

Уеннар, конкурслар, биремнәр

 

34

 

Йомгаклау

1

Бәйрәм оештыру

 



 
РОСКОМНАДЗОР
РОСКОМНАДЗОР