Поиск по сайту

Статистика

Просмотры материалов : 7428797
Разработка урока. Тема: Татарстан театрлары
Содержание - Иностранные языки
16.09.2019 10:39

Давлетшина Лейсан Амирзяновна, учитель татарского языка и литературы МБОУ «Аксубаевская СОШ№3» Аксубаевского муниципального района Республики Татарстан. 
Разработка урока по родной (татарской) литературе в 5 классе для русскоязычных учащихся.

 


 

Тема: Татарстан театрлары

Максат:

1. Укучыларны Татарстанда булган театрлар белән таныштыру; Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры турында тулырак мәгълүмат бирү, укучыларның сөйләм телен үстерү.

2. Фикерләү сәләтен үстерү, сүзлек хәзинәләрен баету, тыңлап аңлау

күнекмәләрен ныгыту.

3. Әдәплелек сыйфатлары, театр сәнгатенә мәхәббәт,укучыларда эстетик зәвык тәрбияләү.

Класс: 5 (рус төркеме)


1.Оештыру өлеше

- Исәнмесез,укучылар. Кәефләрегез ничек?

- Исәнмесез, рәхмәт. Ә сезнең хәлләрегез ничек?

- Рәхмәт, әйбәт. Бер-беребезгә елмаегыз һәм утырыгыз.


2.Актуальләштерү (видео карау) (слайд)

-           Экранга карагыз әле.

-           Экранда нәрсә күрдегез? (балет,спектакль,…)

-           Сезнең театрга барганыгыз бармы?

-           Нинди театрга барганыгыз бар?

-           Нәрсә карадыгыз?

-           Димәк, бүген нәрсә турында сөйләшәбез? (театр)

-           Әйе, бүген без Казан шәһәрендәге зур,мәртәбәле театрлар турында сөйләшербез. Г.Камал исемендәге академия театры тарихы белән танышырбыз. (слайд)

-           Сезне бүген театрның гүзәл дөньясы буйлап сәяхәткә чакырам.

-           Сәяхәттә безгә яңа сүзләр булышыр, әйдәгез танышыйк әле.


3.Сүзлек эше (слайд)

Төркем – [төркөм] - группа

Сер – [сэр] тайна,секрет

Тамашачы – [тамашачы] - зритель

Тамаша – [тамаша] - зрелище, представление

Т-Р: артистлар төркеме,академия театры,шәһәрнең серләре,татар артистлары, дирижер булып эшләгән. (слайд)

Р-Т: первый раз, государственный театр, молодой зритель, интересное представление, маленький секрет. (слайд)

- Хәзер бу сүзләр белән җөмләләр төзегез. Сүзләрне дөрес тәртиптә куеп төзибез. (слайд)

- вспомните порядок слов в предложении в татарском языке.

(Казанга артистлар төркеме килде. Театрда кызык тамаша булды. Тамашачылар татар артистларына кул чаптылар.)

- Димәк,татар телендә ия хәбәрдән алдан килә, хәбәр-җөмләне тәмамлый.


4.Яңа материал

-           Дәреслекләрнең 142нче битен ачыгыз. Хәзер без сезнең белән Г.Камал театры тарихы белән танышырбыз. Игътибар белән тыңлагыз.

(аудиозапись)

1906 нчы елда татар артистлары беренче тапкыр спектакль куялар.Артистлар төркеме “Сәйяр” (ил гизүче) дип атала. Алар шәһәрдән шәһәргә йөриләр, спектакльләр куялар.

1922 нче елда Казанда Татар Дәүләт театры ачыла.1926 нчы елда театр академия театры дип атала.Бу исем зур театрларга гына бирелә.

Татар дәүләт академия театрын Камал театры дип йөртәләр,чөнки Г.Камал театр өчен күп эшләгән. Беренче пьесаларны да ул язган: “Беренче театр”, “Бүләк өчен”, “Безнең шәһәрнең серләре” һәм башкалар.

Театрда С.Сәйдәшев дирижер булып эшләгән. Ул спектакльләргә музыка язган.

- Нинди сүзләр аңлашылмый?

- Текстта кайсы театр турында сүз бара?

- Театрга ни өчен Г.Камал исеме бирелгән?

- Беренче татар спектакле кайчан куела?

Артистлар төркеме ни өчен “Сәйяр” дип атала?

-Театрда кем дирижер булып эшләгән?

Тест (с рисунками)

-           Театрның режиссеры – Ф.Бикчәнтәев, артистлар: Ш.Биктемиров, Р.Шәрәфиев, Н.Ихсанова һ.б.Бу көннәрдә Камал театрында Башкорт театры гастрольләре.

-           Димәк,нинди театр турында сөйләштек?

-           Ә Казанда тагын нинди театрлар бар?

-           М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры Бу театрда февраль айларында Ф.Шаляпин исемендәге халыкара опера һәм май айларында Р.Нуриев исемендәге халыкара классик балет фестивальләре уза.

Театр хәзер Голландиядә гастрольдә.

-           В.И.Качалов исемендәге Казан Зур рус драма академия театры Бу театр халыкара театр фестивальләрендә катнаша.Хәзер бу театрның гастрольләре Сочида бара.

-           “Әкият” курчак театрында “Өч кыз”, “Апушның тылсымлы төшләре”әкиятләрен күрсәтәләр.

-           К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры

-           Бик күп театрлар беләсез икән,театрга да йөрергә яратасыз.Ә менә театрда үзеңне ничек тотарга кирәк соң? (групповая работа)

1)Театрга пөхтә һәм бәйрәмчә киенеп бар.

2) Спектакльгә соңга калма.

3) Театрга баргач, билетта күрсәтелгән урынга утыр.

4) Тамаша залында сызгырма, сөйләшмә, ашама.

5) Тәнәфес вакытында да үзеңне тыйнак тот, тәртипле бул, чабып йөрмә.

5.Физминутка

-           Басыгыз.Тамаша беткәч,артистлар нишлиләр? (баш ияләр)

-           Ә тамашачылар нишлиләр? (кул чабалар)

-           Димәк, театр нәрсәгә өйрәтә? (әдәпле,тәртипле булырга өйрәтә)

-           Без театрлар турында сөйләштек, үз-үзеңне ничек тотарга икәнен белдек,хәзер театрга барырга әзер.Сезгә ситуацияләр бирәм, сезгә диалог төзергә кирәк.

6. Ныгыту

Ситуации (составление диалогов)

Приглашение в театр.

Дамир приглашает Олю пойти в театр. Олю интересует название театра и спектакля. Дамир предлагает пойти в Татарский Государственный Академический театр имени Г.Камала на спектакль “Голубая шаль”.

Оля хочет уточнить время начала спектакля. Дамир отвечает, что спектакль начнется в 7 часов вечера.

Оля благодарит за приглашение и дает согласие. Дамир говорит, что будет ждать.

Покупка билетов.

Даша звонит в кассу театра, чтобы узнать название представления, которое будет идти сегодня. Кассир отвечает, что сегодня на сцене идет сказка “Три дочери”.

Дашу интересует время начала спектакля. Кассир говорит, что сказка начнется в 13 часов дня.

Даша спрашивает о продолжительности спектакля. Кассир отвечает, что спектакль идет 1 час.

Даша уточняет стоимость билета. Кассир называет цену- 150 рублей.

Даша благодарит и прощается.


7.Рефлексия. Йомгаклау

- Ә хәзергә сәяхәтебезне тәмамлыйбыз, укучылар. Сезнең белән бик күңелле булды. Ә сез нәрсәләр белдегез? Сезгә ошадымы? Без театрлар турында сөйләшүне икенче дәрестә дәвам итәрбез. (афишалар тарату)

- Дәрес өчен бик зур рәхмәт,укучылар. Сау булыгыз.

 
РОСКОМНАДЗОР
РОСКОМНАДЗОР